Муса Җәлилнең фотосурәтләре һәм документлары тупланган яңа альбом дөнья күрде
«Ногай» комплексында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырылган аның фотолары, документлары, иҗатына бәйле рәсемнәр тупланган «Муса Җәлил – Муса Джалиль» фотоальбомы тәкъдим ителде.
Китап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган. Басманың тиражы – 4 000 нөсхә.