Марат Әхмәтов: Илдус Мостюков ачышларының кирәклеген бүгенге тормыш үзе раслый
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылышында журналистларга галим хезмәтенең әһәмияте турында әйтте.
«Бүгенге вакыйганың тәрбияви әһәмияте зур, чөнки яңа буынны илне ярата торган патриотик рухта тәрбияләргә кирәк. Аларга үрнәк булырлык Мостюков, Кузнецов һәм башкалар бар. Республикабызда Геройлар күп: 439 Героебыз белән горурлана алабыз», – диде Марат Әхмәтов.
«Мин Илдус Мостюковны искиткеч тыйнак кеше буларак билгеләп үтәр идем.