Татарстанда махсус операция ветераннарының 70 проценты эшкә урнаштырылган
Татарстанда хәрби хезмәттән азат ителгән 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүне республика хакимияте аерым контрольдә тота. Бу хакта республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, яралыларга ярдәм күрсәтү өчен дүрт клиника базасында 460 урын булдырылган...