Мәктәпме, әллә башка уку йортымы: бала 9 сыйныфтан соң көллияткә керә алмаса, нишләргә?
Тугызынчы сыйныф тәмамлаучылар укуларын мәктәптә, көллияттә яки техникумда дәвам итә ала. Соңгы елларда урта һөнәри белем алуны сайлаучылар саны артканнан-арта бара, шуңа күрә уку йортларында конкурс та югары. Бу исә һәркемгә дә сайлаган белгечлеккә керергә мөмкинлек бирми. «Татар-информ» тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә керә алмаган балалар өчен нинди юллар барлыгын ачыклады.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Укуны мәктәптә дәвам итү
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ОГЭ) дүрт фәннән имтихан биреп тә...