Альмир Абашев: Ике бабам да сугышның башыннан азагына кадәр хәрби хезмәттә булган
Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Бөек Җиңү көне – 9 Май бәйрәме якынлашу уңаеннан, Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән очрашты.
Очрашу башланганчы, ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әби-бабаларының да Бөек Ватан сугышында катнашканы турында сөйләде.
«Ике яктан да ата-бабаларыбыз сугышта катнашкан. Ике бабам да Кызыл Армия сафларында сугышның башыннан азагына кадәр хәрби хезмәт узган. Әнием ягыннан бабам Әхәт Хәбиров Төньяк диңгез флотында матрос булган.