Уфада «Тукай Уфада» дип аталган балалар бәйгесе узган
Уфада «Тукай Уфада» дип аталган балалар бәйгесе узган. Анда мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм көллият студентлары катнашкан. Конкурсантлар Габдулла Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар тәкъдим иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бәйгенең төп идеясе – яшьләр арасында Тукай иҗатын популярлаштыру, татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, шулай ук укучыларда сәхнә сәнгате күнекмәләрен формалаштыру.