Апанай онлайн-мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәләре дәвам итә: Укучыларыбыз елдан-ел арта
3 майда Казанда Апанай онлайн-мәдрәсәсенең 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар укый торган төркеменә сертификатлар тапшырдылар.
«Апанай мәдрәсәсендә онлайн рәвештә тәҗвид, Коръән дәресләрен өйрәнүче укучыларның йомгаклау чарасы узды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык шәкерт җыелды. Алар ел дәверендә тырышып уку нәтиҗәсендә Апанай мәчете тарафыннан бирелгән сертификатларга ия булды. Әлеге чыгарылыш 7нче агымның 7нче төркеме булды, тагын бер төркемгә сертификатлар тапшырасы калды.