6 майда Татарстан Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» тантаналы акциясе уза
6 майда 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
Музей фондларыннан тантаналы рәвештә ТАССР территориясендә оештырылган 146нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагын алып чыгачаклар. Дивизия Берлинны штурмлауда катнаша. 1942 елда ТАССР Югары Советы Президиумы бу байракны фронтка озатыр алдыннан полкка тапшыра. 1961 елда ул СССР...