«Шәрыкъ клубы»нда ТАССРның атказанган артисты Әлфия Айдарскаяның туган көне билгеләп үтелде – күренекле шәхескә 99 яшь тулды.
«Сез искиткеч бай һәм матур тормыш кичергәнсез. Гомерегезне балет сәнгатенә багышлап, татар классик балетына нигез салучыларның берсе булып торасыз. Сезнең театрда үткән юлыгыз гына түгел, шәхси тормышыгыз да, иҗтимагый эшләрегез дә аерым игътибарга лаек», – дип Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшинның сәламләү...