«Казан» халыкара аэропортында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе өйрәнүләре башланды. Укуларда уннан артык министрлык, ведомство һәм учреждение катнаша.
Өйрәнүләр хикәясе буенча Казан аэропортына Таиландтан 345 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасы белән самолет килгән. Казанга төшәр алдыннан һава судносы командиры бортта холера билгеләре булган авыру булуын хәбәр итә.
Фото: © «Татар-информ»...