Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылының 5нче Сарыяр мәчете мөәзине Ибраһим хәзрәт Исәнәев 16 апрельдә җинаятьче кулыннан үлә һәм, 5 көн эзләгәннән соң, аның гәүдәсен судан табып алып, кичә җиргә иңдергәннәр, дип язган идек.
45 яшьлек хәзрәт, мал сатып алырга дип, 300-400 мең сум акча белән, «Газель» автомобилендә Саратов, Ульяновск якларына чыгып китә. Ни кызганыч, 36 яшьлек Ульяновск кешесе Раил Хәйров белән очрашуы үзе өчен фаҗига белән тәмамлана. Мөәзиннең тормыш иптәше Гүзәл ханым ...