Башкортстанда 2022 елда туган малай мәетен Сакмар елгасында тапканнар. Бу турыда Гадәттән тыш министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Бүген кич белән Хәйбуллин районының Йәнтеш авылында яшәүче хатын коткаручыларга шалтырата. Ул нәни баласы югалуын әйтә. Сабый елга буенда булган. Коткаручылар баланың мәетен агым уңаена 1 км ераклыкта тапкан.
Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Сибай районара бүлеге җинаять эше ачкан.