«Китап» радиосы һәм Уфа халкы Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды (Уфа, 27 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосы командасы һәм Башкортстан халкы Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытында Уфадагы «Нур» татар драма театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды. Кичә «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафоны Уфада булды. Төркемне татар оешмасы җитәкчелеге, радио тыңлаучылар, журналистлар каршы алды. Чарага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Соңыннан барысы бергә «Туган тел» җырын башкарды. Читать полностью...