Октябрь аенда «Яшь ленинчы» газетасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы бер гасырлык тарихның бер чорын – Роза Туфитуллова җитәкчелек иткән чорын – татар язучылары Язучылар берлегенең Тукай клубына җыелып искә алды. Бөтен шартын китереп – кызыл галстуклар белән.
Язучылар берлегендә үткән «Канат куйдың безгә, «Яшь ленинчы!» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә мин дә журналист буларак кына түгел, кайчандыр үзем эшләгән газета буларак килдем. Дөрес, башкарак чорда эшләгән журналист буларак.