«Каберемә гөлләр утыртырсыз»: 42 яшьлек шагыйрә Гөлназ Даутованың кызы ятим калды Көзнең кара төнендә яман шеш авыруы арабыздан 42 яшьлек шагыйрә, композитор, Гөлназ Даутованы алып китте . Иң кадерле кешесе, бердәнбере — Инзиләсе ятимә калды, әти-әнисе яраткан кызларын югалтты. Гади, җор телле, хисле, гадел, янып яшәүче, талантлы. Якыннары һәм иҗатташ дуслары, бөтенесе бер авыздан, әнә шундый матур сыйфатлар белән тасвирладылар мәрхүмәне. Гөлназ Даутова Мамадыш районының Югары Козгынчы авылында дөньяга килә. Ул сабый вакытта гаиләләре белән Түбән Кама районының Югары Чаллы авылына күченеп киләләр. Читать полностью...