(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен грантлар конкурсын башлап җибәрде. Бу хакта республика ведомствосы башлыгы Дамир Фәттахов шәхси Instagram-аккаунтында хәбәр итә.
«Ниһаять, бүген гаризалар кабул итү башлана. Барысы да гади: grantminmol-rt.ru сайтында үз проектыңны тасвирларга, аннан соң аны презентациядә күрсәтергә кирәк. Иң яхшы проектларга (алар бәйсез экспертлар тарафыннан сайлап алыначак) без 300 мең сумга кадәр грантлар бирәчәкбез», - дип язган Фәттахов.