Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Әбри Хәбриев җырчының керем чыганагы турында сүз кузгатты.
– 2023 елда Бардада татар халык ашлары пекарнясы ачу турында хәбәр иткән булгансың. Үзең идән дә югансың, пешергәнсең дә икән. Бүгенге көндә эшлиме ул?
– Юк, яптым мин аны. Үзең беләсең, мин кызу кеше бит.
– Бүген ачабыз, иртәгә ябабыз...
– Әйе (җырчы рәхәтләнеп көлә).