"Журналистлар – халык хезмәтчеләре"
Фатих Сибагатуллинның 2018 елда "Реальное время" басмасына биргән әңгәмәсендә журналистларны "халык хезмәтчеләре" һәм бер ЮХИДИ хезмәткәрен "лейтенант-шпингалет" дип атап шау-шу чыгарган иде.
"Журналистлар кемнәр алар? Алар хезмәтчеләр. Берничә ел элек аларны дүртенче хакимият дип игълан иткәннәр иде. Володин аларга: "Әгәр ошамаса, башка җирдә язсыннар», - дигән иде. Кешечә киенсеннәр, тәннәренең төрле җирләрен күрсәтеп йөрмәсеннәр. Хатын-кыз теләмәсә, ир-ат бәйләнми ул.