Мидхәт Әбделмәнов – гомер буе башка юнәлешләрдә эшләсә дә, табигатьтән бирелгән сәләтен эшкә җигеп, иҗат, сәнгать өлкәсенә соңлап кына килеп кергән шәхес.
Мидхәт Әбделманов Башкортстанның Благовар районы Яныш авылында туган. Тормыш юлы җиңелләрдән булмый, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе Газимә апа 2 баланы ялгызы гына тәрбияли. Мидхәт Әбделмановка ачысын да, төчесен дә татырга, әнисенең төп терәге буларак, бик иртә олыгаерга туры килә.
Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып китеп, төзүче һөнәрен үзләштерә.