Куянның озын колагы – бик көчле ишетү органы һәм суыту радиаторы булып хезмәт итә. Ерткычлардан качу өчен, куянга бик еш һәм озак чабарга туры килә. Шуңа күрә аңа «суыта торган җайланма» да көчле булу кирәк. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.
Әгәр куян артык җылылыкны тир белән генә бүлеп чыгарса, бик күп су сарыф итәр иде. Ә җылылык алмашу хисабына суыну аңа коры урыннарда да, ашарга агач кайрылары гына булган чакта да исән калырга ярдәм итә.
Куянның колагында тире астында ук көчле кан тамырлары бар.