Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыга регалийлары турында сорау бирә.
– Сезнең регалийлар санап бетергесез. Әле гер күтәрәсез, әле автоузышларда… Менә бүген без «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә. Бу – Минтимер Шәриповичның проекты. Сез заманында, интервьюларның берсендә, Минтимер Шәрипович сезне мәдәният министры булырга чакыруы, ләкин сез баш тартуыгыз турында әйткәнсез.