Чаллыда мөселман зиратында каберләрдән чардуганнарны алганнар. Фотолар социаль челтәрләрдә таралган. «Челнинские известия» ачыклаганча, монда закон бозу юк.
Прокуратура белешмәсе буенча, ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм шәһәр территориясендә җирләү урыннарын карап тоту тәртибе шәһәр башкарма комитетының 2017 елның 21 апрелендәге №2465 карары белән расланган.
2023 елның декабрендә Чаллы прокуратурасына шикаять килә. Анда мөселман зиратында чардуган куюны тыюга зарланалар. Мөрәҗәгатьне тикшерү нәтиҗәләре буенча...