Җырчы, композитор Марат Галимов гаиләсендә бик сөенечле вакыйга булган. Аның олы кызы Ралинә кияүгә чыккан.
Кызымны кияүгә бирдек. Аңа быел ноябрь аенда 22 яшь тула. Камил исемле егет белән гаилә корып җибәрде», – дип, шатлыгы белән уртаклашты Марат Галимов. – Иң якыннарыбызны гына җыеп, Казанда матур итеп никахларын уздырдык, чәк-чәкләр, казлар ашадык (көлә).
Киявебез - Казан егете, медицина юнәлешендә укый. Кызым - булачак психолог, шулай ук балалар белән эшли. Икесе дә диндә, намаз укыйлар.