Блогер Айназ Габидуллина ырым-шырымнар турында мәзәк ролик төшергән. «Ырым-шырымга ышанучан апаларыгыз бармы сезнең дә», ди ул үзенең блогында.
Ул «Почмакка утырсаң, 7 ел кияүгә алмыйлар», «Чәйне кашык белән эчсәң, ирең алкаш була», «Өстәлне кәгазь белән сөртсәң, тавыш чыга», «Ашап бетермәсәң, бәхетеңне калдырасың» дигән ырым-шырымнарны көлкеле итеп төшергән.
«Молодец, хәзер яшьләр берни белми. Әзрәк әйтергә инде, тәртип булырга тиеш, ничу өстәл почмагына утырырга, һаман да кияүгә чыга алмагач.