Россиядә спортчыларның телевидениедә тапшырулар алып баруы сирәк күренеш түгел. Дмитрий Губерниев күптән инде биатлон конферансьесы кысаларыннан чыкты. Мария Киселева «Слабое звено» тапшыруының символына әйләнде. Ләйсән Утяшева, тапшырулар гына алып барып калмыйча, продюсерлык белән дә шөгыльләнә. Евгения Медведева балалар катнашында «Ледниковый период» тапшыруын алып барды, ә проектның олылар версиясен Алексей Ягудин, Алина Заһитова һәм Анна Щербакова алып барды, дип яза «Комсомольская правда» сайты.