3, 4 май көннәрендә Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды. Быел ул 30 нчы мәртәбә оештырылды. Түбән Камага 30 команда җыелды. Казаннан дүрт команда барды (Яңа Савин, Совет районнары һәм «Зилант» клубы ике команда белән килде). 252 көрәшче бил алышты.
Командалар арасында Чаллы (Комсомольский) – I, Лаеш – II, «Зилант» III урынны яулады. Лаешлар 1 баллга гына калышты. Келәмдә дә, тамашачылар почмагында да, хөкемдарлар тирәсендә дә бик кызу булды.