Мәскәү өлкәсендәге Галицыно шәһәрендә яшь хатын-кыз туена 3 атна кала электросамокатта бәрелеп һәлак булган. Аның кечкенә баласы ятим калган. Бу турында Регнум агентлыгы хәбәр итә.
Голицынода яшәүче хатын-кыз кибеттә сатучы булып эшләгән. Ул булачак туена әзерләнгән, күлмәк сатып алган. Кияү белән кәләш банкет залына да заказ биреп, туй сәяхәтен дә түләп куйган була. 1 ай элек алар куәтле электр самокатлары сатып ала, кыз анда берничә тапкыр гына йөреп кала.
Хатын-кыз самокатта барганда кисәк кенә тормозга баса...