Актаныш Сабан туенда фаҗига булды – «Алмачуар» язмышы кабатланды. Ат чабышының соңгы узышында – йөк атлары арасында арбага цемент төяп чабу катнашкан ат үлде.
«Интертат»та бу узышның видеосы бар. Әлеге ат, әзгә генә калышып, финишка икенче булып килә. Ул ат видеода икенче. «Ильмир икенче!» диләр аңа.
Ат финиш сызыгын үтеп борылды һәм җиргә егылды. «Ат янды, ат янды!» – дип кычкырышты ат чабышы карарга килгән кешеләр. «Су кирәк. Кая янгын сүндерү машинасы?» – дип чабышсалар да...