Нурлат районы Ерыклы авылында ярты ел элек хәбәрсез югалган Фәргать Галимовны җирләделәр, дип хәбәр итә «Нурлат-информ»нан Дания Сибгатова.
Басма язуынча, Фәргать соңгы елларда Ерыклыда яшәмәгән, аның инде әти-әнисе дә исән түгелләр икән. Әмма туганнары аны туган җирендә җирләүне намус эше дип санаган.
Фәргать контракт төзеп махсус операциягә киткән, миномет взводы командиры урынбасары булып хезмәт иткән.
«2023 елның ноябрендә аның хезмәттәшләре авыл җирлегенә шалтыратып...