Республикада көзен 7нче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» сайлауларга кандидатларны праймериз процедурасын (алдан тавыш бирү) кулланып сайлап алучы бердәнбер партия. «Топ–50»гә керүчеләрнең 28е – гамәлдәге депутатлар, 22се – яңа исемнәр.
Татарстан алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып чыкты – 171 меңнән артык кеше 312 кандидат өчен тавыш бирде.
26 июньдә (якынча) «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе конференциясен уздыру планлаштырыла...