Үз гомерендә каен суы татып карамаган кеше юктыр. Ул төрле микроэлементларга, витаминнарга бай. Халык медицинасында организмны гомуми ныгыту, сидек кудырту чарасы буларак та кулланыла. Экзема, биттә таплар булганда да каен суының файдасы тия дип санала. Бит тиресенең хәлен яхшырту максатларыннан, кайбер косметологлар каен суы белән юынырга да тәкъдим итәләр.
Каен суын җыю, аны саклау турында әлеге эшне бик күп еллар башкаручы кешеләр белән сөйләштек. Нурлат районында яшәүче Резидә Фәсахова гаиләсе каен суын инде күптәннән куллана.