Можга шәһәренең «Дубитель» мәдәният йортына баргач, биредә татар милләтеннән булган кешеләр белән танышканда: «Әле безнең «Аллаһ боерса» апабыз бар», – диделәр. Мин, зур кызыксыну белән, «Аллаһ боерса» апаның кем булуы турында аңлатуларын көтәм.
Аралашканда, сүз саен «Аллаһ боерса» сүзен телгә алып сөйләшкәнгә күрә, «Дубитель»дә җыештыручы булып эшләүче ханымны татары да, рус милләтеннән булганы да «Аллаһ боерса» кушаматы белән йөртәләр икән.
– Ә чын исеме кем соң аның? – дип соравыма каршы...