Фәнис Җиһанша: «Югалттым мин аны. Аянычлы үлем алып китте...»
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша социаль челтәрләрдә туганнан туган абыйсы турындагы хатирәләре белән уртаклаша. Кызганычка, актерның кадерле кешесе арабызда юк инде.
«Нәкъ 10 ел элек югалттым мин аны. Аянычлы үлем алып китте. Минем бертуган абый, сеңелләрем булмады. Фотодагы аксыл чәчле, бөдрә башлы Әнвәр исемле малай белән үстем мин. Кышкы каникулларда кунакка ул кайтса, җәй көне мин үзем аларга килә идем. Иң яраткан шөгыле – Иделдә көймә белән балык тоту. Нинди генә кармаклары юк иде.