31 декабрьдә Парижда «мәче-хатын» буларак билгеле модель, пластик операцияләр белән мавыккан Джослин Вильденштейн вафат булган. Бу хакта «Московский комсомолец» басмасы хәбәр итә.
Аңа 84 яшь булган. «Paris Match» мәгълүматлары буенча, үлем сәбәбе – үпкә артериясенең тромбоэмболиясе. «Мәче-хатын» кушаматын ул пластик хирургия белән артык мавыгуы аркасында алган. Джоселин миллиардер һәм арт-директор Алек Вильденштейнда кияүдә була. 1999 елда аларның аерылышуы шау-шулы вакыйга була. Нәтиҗәдә Джослин баш тарткан өчен рекордлы сумма ала...