Яңа Мәскәүдә фаҗига турында яңа белешмә чыкты. Биредә балалар мәйданчыгында 47 яшьлек хатынны үтерделәр. Җинаятьтә шикләнеп аның 24 яшьлек кыз тоткарланган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Гаиләнең танышлары «МК»га сөйләгәнчә, кыз муллыкта үсә, анасы да, атасы да (алар аерылышкан) аннан берни дә кызганмый. Ул бераз АКШта да яши, шундый укый, аннары Россиягә кайта.