Күп катлы йорт ишегалдында үзеңә парковка аерып куярга («застолбить») ярамавын Дәүләт Думасында аңлатканнар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Машина йөртүчеләрнең мондый хокукы юк. Шәхси милек, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Сергей Гаврилов шул хакта аңлаткан.
Аның сүзләренчә, беркем дә ишегалды территориясенең бер өлешен үзенең шәхси милеге дип санарга хокуклы түгел.
«Димәк, «бу – минем парковка урыны» дигән сүз, төрле конструкцияләр, чылбырлар...