Краснодарда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби Александр Еринның каберен ачканнар. Ул анда 1 ел элек җирләнгән булган. Хәзер каберен башка җиргә күчерергә телиләр.
Хәрбинең тол калган хатыны «Регнум» агентлыгына иренең махсус хәрби операциягә ничек киткәнен сөйләгән. Ире аңа повестка килгән дип ялганлаган, ә чынлыкта ул үз теләге белән киткән.
Ерин госпитальгә эләккәч тә Тамбов өлкәсендә туганнары булуын әйтмәгән. Өлкән лейтенант Ерин 2923 елның 18 июлендә Краснодардагы госпитальдә вафат була һәм анда җирләнә...