Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов ирен кабартуның нормасын кертү турында закон проекты кабул итәргә тели. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосына әйткән.
Депутат фикеренчә, хатын-кызның тышкы кыяфәте артык нык үзгәрергә тиеш түгел, моның стандартлары булырга тиеш. Милонов бу операцияне врачлар гына эшләргә тиеш, «теләсә нинди шаболдалар түгел», дигән.
«Йөзендә нәрсә икәне аңлашылмаган, табигый булмаган порно-йолдызлар, барысы да гариплек. Аларны психиатрик клиникага илтергә кирәк...