Париж янындагы «Туари» дип аталган зоопаркта 37 яшьлек хатынга 3 бүре һөҗүм иткән. Имгәнгән хатынның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Париждан 40 км ераклыкта урнашкан зоопаркка килгән хатынның муенын, ботларын, аркасын бүреләр тешләгән.
Әлеге хатын-кыз зоопаркта сафари стилендәге өйдә гаиләсе белән куна. Аннары иртән ялгызы гына йөгерергә чыга.
Зоопарк рекламасында «бүреләр зонасында» өйләрдә «тынлык, ял» булачак дип ышандыралар.