Мәскәү өлкәсендә 18 яшьлек егет сөйгән кызына мәхәббәт аңлаткан һәм һәлак булган. Хокук саклаучылар моны бәхетсезлек очрагы дип бәяләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Фаҗига дүшәмбе төнлә була. Егет белән кыз башта яр буенда кояш батканын карый, аннары бергә өйгә кайталар. Кайтканда егет бик бәхетле булуын, кыз белән бергә гомеренең азагына кадәр яшәргә хыяллануын әйтә. Алар әле 1 ай гына таныш була.
Өйдә егет кызга агач тартма күрсәтә, анда атасының пистолеты була. Егетнең ата-анасы Мәскәүдә яши...