Алтай краенда яшәүче хатын 14 яшьлек кызы авырга узгач, яңа туган баланы кешегә бирергә күндерә. Әлеге факт ялган ана булу турында эшне тикшерү вакытында ачыла. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Тикшерүчеләр хатын-кызларга ярдәм үзәгенең элеккеге җитәкчесе Наталья П.га карата эшне өйрәнгәндә, «ялган бала тудыру» фактын билгели. Наталья П. һәм аңа ярдәм итүче хатын чит кеше балаларын үзләренке итеп теркәгән.
«МК»га билгеле булганча, Натальяга Алтай краенда яшәүче хатын мөрәҗәгать итә.