Казан урамнары буйлап «Үлемсез полк» үтте: «Онытырга хакыбыз юк!»
«Үлемсез полк» акциясе берничә ел онлайн форматта узды. Шуңа күрәме икән, халык бик күп иде. Искиткеч күп хәтта ки! Колонна Лев Толстой һәм Карл Маркс исемендәге урамнар киселешендә старт алды. Без исә Кремль урамында кушылдык. Казан федераль университетының һәр институты чыккан иде.
Аеруча КФУның мин укыган Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Югары журналистика мәктәбе укытучылары һәм студентлары актив иде. Бу күренешкә гаҗәпләнәсе дә юктыр ул. Тарих сәхифәләрен актарсак...