Хәзерге вакытта Ришат Фазлыйәхмәтов Сочи шәһәрендә, ул анда беренче хатыныннан туган улы Искәндәр белән очрашу өчен барган иде. Җырчы улы белән шәһәр урамнарында йөрде, хәтта аның дәресенә дә кереп утырган.
Кичә Ришат янына хәзерге хатыны Эльмира (җырчы аны Тәтишка дип йөри) да очып килгән.
«Тәтишка исән-сау Сочига килеп җитте. Матур итеп каршы алдык, отельга урнашты. Матур итеп киенеп чыктык. Бүген аның туган көне, чын күңелдән туган көне белән котлыйм.