Бүген иртән Россиянең төрле төбәкләренә дроннар һөҗүме иткән. Шулай ук Татарстанга да һөҗүм булды. Телеграм каналларда һөҗүмнәрнең видеолары тарала.
Казанга һөҗүм нәтиҗәсендә, Казан янындагы кысылган газ базасында газ цистернасы яна башлый.
Һөҗүм булган оешма янында «Татар-информ» журналисты Елена Фенина булды. «Хәзерге вакытта оешмага керү юлы чикләтеп алынган, хокук саклау органнары дежур тора. Яннан «ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү машиналары узып китә. Оешма хезмәткәрләре тышта...