Чынлыкта көненә күпме су эчәргә, су балансын көйләп ябыгып буламы? Табиб-эндокринолог, диетолог Елена Козловская «Вечерняя Москва» сайтына шул хакта сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, су балансы организмда барысына да йогынты ясый: кан басымына да, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә дә, чәчләр, тырнакларга да, гомуми халәткә дә. Баланс бозылу тән тиресенә дә начар тәэсир итә.
Көненә 2 литр су эчәргә кирәк, дигән сүз уртача статистика буенча алынган кешенең, төгәлрәк әйткәндә – ир-атның, буе һәм авырлыгына карап саналган.