Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулуга багышланган чара язучының туган ягы – Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееннан башланды. Аннары Чистай шәһәренең «Нур», «Әниләр» мәчетләрендә, «Камалия» мәдәният үзәгендә, мөселман зиратында, «Хәзинә» скверында булдык.
Чараның төп кульминациясе исә – Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәле иде. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе...