Узган елда Тукай районының Сәет авылында булган янгында 7 кешелек гаилә һәлак булган иде. Әлеге эшне тикшерү йомгаклары буенча хуҗабикә – һәлак булган балаларның әнисе – 30 яшьлек Ильмирага 2 маддә буенча гаепләү белдерелде. Җинаять эше Татарстанның Югары судына тапшырылган, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Тикшерү нәтиҗәләре чын шок була: 4 баласы, ире, әнисе һәм абыйсы тереләй янып үлгән хатынны тикшерүчеләр гаепле дип саный. Ул «Хулиганлык ниятеннән аңлы рәвештә ут төртү һәм...