«Болгар» радиосы алып баручысы, журналист Дилбәр Фәиз аның телефон номерыннан татарча смс язып акча сораган мошенникларга гариза язган.
Дилбәр Фәиз мошенниклар белән булган хәлне «Интертат»ка сөйләгән иде.
Мошенниклар Дилбәрнең телефон номерын кулга төшереп, ягъни аккаунтын ватып керә. Аннары аның исеменнән 50 мең сум акча сорап, таныш-белешләренә саф татарча смслар язып чыкканнар.