«Ябай малай» псевдонимы белән танылган Ямил Байморзин кәләш алуы турында хәбәр иткән, дип яза «Торатау» гәзите сайты. Ябай малай «Яңы ғаилә. Баймырҙиндар ғаиләһе. Ғаилә йылы-24» хештегы белән никах киемендәге фото урнаштырган.
Ябай малай Хәйбулла районы Байгускар авылында туган. «Торатау» аның ни өчен «Ябай малай» булуын да аңлата. Беренчедән, «Ябай» аның исем-фамилиясенең беренче иҗеге – «Я» һәм «Бай». «Икенчедән, мин – гади (ябай) авыл малае, бөтен кешеләрне дә ничек бар, шулай яратам...