Җырчы Алия Карачурина кечкенә бала белән дә блогын алып барырга вакыт таба. Бүген ул «подписчик»ларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап биргән. Иң күп сораулар, әлбәттә, Алия тормышындагы үзгәрешләр – аның әни булуы белән бәйле.
Кесарево ясаганнан соң озак тернәкләндегезме?
Беренче вакытларда бик-бик авыр йөрдем. 2 атна дәвамында әнием безнең белән яшәде, ул ярдәм итте. Хәзер дә ярдәмнән баш тартмас идем. Кырыеңда ярдәм һәм терәк булуы шундый рәхәт. Чөнки бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәр.